ТУРХАНОВ Альберт – академик, археолог, историк (Казань)
http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/25/121303/
volgkibulgari@mail.bg
Тарихчы Альберт БОРҺАНОВ:
Версия для печати
25 май 2016,15:06
“Безнең фән Болгариядәгедән шактый югары дәрәҗәдә”
20 май көнне Болгария Республикасы башкаласы Софиядә каласында “Идел буе Болгар дәүләте — тарих һәм цивилизациясе” темасына “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Ул Идел буе Болгар җирлегендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышланган иде. Әлеге чарада ТР Фәннәр акдемиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карамагындагы Төбәкне өйрәнүчеләр советы рәисе, академик,РФ ХТФА академигы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт БОРҺАНОВ та катнашты. Аның белән булган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Альберт әфәнде, күптән түгел Болгариядән кайттыгыз. Анда, фәнни чарадан тыш, татар халкының милли бәйрәме дә булырга тиеш иде…
А.Б.: Әйе, Болгария Республикасында Сабан туе быел икенче тапкыр үткәрелде. Беренчесен былтыр оештырган иделәр. Аңа әзерлек кысаларында, “Идел буе Болгар дәүләте тарих һәм цивилизация” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” уздырылды, анда күбрәк җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Конференция үзе Софиядә халыкара фәнни түгәрәк өстәл Болгариядәге татар диаспорасы һәм аның башкаласындагы “Волжски Булгари” иҗтимагый үзәге башлангычы, аерым алганда, Болгария Халык Җыены (парламенты), ЮНЕСКОның Болгариядәге илкүләм комиссиясе, Россия Федерациясенең Болгариядәге Илчелеге һәм БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча, һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыгының (Россотрудничество) Болгариядәге вәкиллеге Россия мәдәни-мәгълүмати үзәге ярдәме белән үткәрелде.
Казаннан мин бүләк буларак “Татарлар тарихы” 7 томлыгының 2 нче һәм 3 нче томнарын алып бардым. 2 нче том Идел буе Болгарстаны, 3 нче том исә Алтын Урда чоры тарихына карый. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да бик күп китаплар җибәрде. Моннан тыш, София каласының үзәгендә “Рус мәдәни үзәге” дип исемләнгән урында, Башкортстан Республикасы делегациясе белән берлектә, кул эшләнмәләре, декоратив сәнгать эшләнмәләре, милли әйберләрдән күргәзмә оештырылды. Шулай укмәдәни программа да әзерләнгән иде.
Күргәзмә белән параллель рәвештә, безнең конференция барды.
Конференциядә нәрсә турында чыгыш ясадыгыз?
А.Б.: Чыгышымның темасы “Ибн-Фадлан юлы буйлап мең елдан соң” дип аталды. Мин фотосурәтләр белән зур гына презентация эшләп алып бардым. 1989 елда, аннан соң тагын берничә тапкыр Ибн-Фадланның юлын тикшереп караган идек. Урта Азия шәһәрләрендә, Казакъстан далалары буйлап узган юл хакында шактый мәгълүмат бирдем, бик кызыксынып тыңладылар, күп кенә сораулар да бирелде. Гомумән, кызыклы, фәнни-мәгълүмати чара булды ул.
Белүемчә, сез Болгариянең парламентында да чыгыш ясагансыз?
А.Б.: Әйе, конференция алдыннан безне әлеге республиканың закон чыгару органына экскурсиягә алып бардылар. Мин анда парламент вәкилләрен Татарстан белән таныштырдым, татарлар тарихына багышланган китаплар бүләк иттем. Шулай ук Президент Рөстәм Миңнехановның портретын, республиканың гербы һәм флагын, гимн сүзләрен тапшырдым. Миңа исә Болгария Халык Җыены оешуга 130 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль тапшырдылар.
Очрашуда Венгриядән килгән Таһир әл-Болгари һәм Ульяновск өлкәсеннән Шәүкәт Богданов исемле җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде, Татарстаннан исә мин үзем генә булдым.
Болгариядә Татарстанны ни дәрәҗәдә беләләр?
А.Б.: Әлегә бик начар беләләр. Әмма алар безнең белән якынаерга, элемтәләр ныгытырга һәм хезмәттәшлек итәргә тулысынча әзер. Беренчедән, аларда ислам дине белән кыенлыклар шактый. Алар булачак имамнарын Татарстанга җибәреп укыту теләкләре булуын җиткерде.
Икенчедән, парламент вәкилләренең безнең Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте
белән элемтәләр ныгытырга теләге бар, бигрәк тә икътисад, мәдәният өлкәләрендә. Мин берничә эшмәкәр белән дә очраштым һәм алар мине проектлар белән таныштырды. Мисал өчен, “Камаз” өчен яңа тормозлар, төзелештә кулланыла торган яңа материаллар, вертолетлар өчен детальләр күрсәттеләр. Алар бездә эшли торган заводлардан хәбәрдар.
Безнең республикадагы эре предприятиеләр хезмәткәрләрен ял иттерү өчен Болгариядә шифаханәләр төзү мәсьәләсен дә кузгаттылар.
Болгарлар күбрәк безнең уртак тамырларны эзлиләр. Әмма мин бу мәсьәләгәбашкачарак фикерем булуын җиткердем. Без болгарлардан булган тамырларыбызны кире какмыйбыз, әмма ислам дине кабул итеп, безнең башка юлдан китүебезне ассызыкладым. Бездә Болгар дәүләте шәһәрләрендә казулар алып барылуы, Болгар ислам академиясенә нигез салыну хакында да сөйләдем.
Киләчәктә бу чараны тагын да зуррак, җитдирәк итеп уздыру теләге бар. Бәлки ул алга таба Татарстанда үтә башлар. Археологлар белән безнең элемтә электән зур иде, әмма тарихчылар, башка фәннәр буенча элемтә юк иде диярлек. Тагын бер плюсы — икътисади яктан. Болгариянең кайбер технологияләре Татарстан аша Россиягә үтеп керергә мөмкин. Безнең дәүләт, читтән караганда, түбәнрәк күренсә дә, фән ягыннан без шактый өстен барабыз.
Сәяхәт барышында Болгариядә Россия илчесе Юрий Исаков белән дә очраштык, ул да безне бик җылы кабул итте.
Сабан туе ничек узды? Халык күп идеме?
А.Б.: Бераз уңайсызрак туры килде, чөнки бу көнне Болгариядә 4 бәйрәм бер көнне узды. Былтыр Сабан туена килүчеләр күбрәк булган. Быел исә 300 ләп кеше җыелды. “Казан егетләре” төркеме ике сәгатьтән артык халыкны җырлатты, биетте. Татарстанда туып Болгария егетләренә кияүгә чыккан ханымнар бәйрәмдә шактый иде, анда шундый якынча 200 ләп катнаш гаилә бар. Сабан тена ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да килде.
Сабан туе кем тарафыннан оештырылган?
А.Б.: Финанс ягыннан күбрәк Татарстан ярдәм итте. Болгария вәкилләре дә иганәчеләр тапкан иде.
Бу җирлектә Сабан туе әле яралып кына килә. Мәдәни программадан тыш, милли үзенчәлекләр тагын бар идеме? Бәлки уеннар
оештырылгандыр…
А.Б.: Көрәш уздырылды, Лаештан тренер килгән иде. Капчык сугышы кызыклы булды.
Җирле халык татарларга ничек карый? Безне беләләрме?
А.Б.: Дөресен әйткәндә, алар әле аңлап бетерми, чөнки өйрәнү процессы бара. Татарлар барлыгын, кайчандыр уртак тамырларыбыз булуын беләләр. Безнең флаглар да охшаш бит.
Сабан туенда татар ханымнары килгән иде, дидегез. Алар телне беләме, әллә инде онытып бетергәнме?
А.Б.: Татарча алар бик әйбәт, чиста сөйләшә. Казаннан, Азнакайдан, Әлмәттән күчеп килүчеләрне күрдем, Башкортстаннан да шактый иде. Болгарлар үзләре дә безгә омтыла, элемтәләр ныгытырга тели, мин аларны үзебездә уза торган чараларга чакырдым.
«Түгәрәк өстәл»
«Безнең мирас» журналы редакциясендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Алтын Урда комплекслы тарих-археология экспедициясе галимнәре, Бөтендөнья татар конгрессыкаршындагы төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте, ТР Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзалары катнашында «Татарстан авыл-калаларын өйрәнүнең кайбер нәтиҗәләре, проблемалары һәм юнәлешләре» дигән темага «түгәрәк өстәл» оештырылды
Редакция
Әңгәмәдәш — Лилия ЛОКМАНОВА
===========================================================================
С 19 по 22 мая 2016 года в столице Республики Болгария в г. София прошли Международный научный круглый стол «Волжская Болгария: история и цивилизация»
27 мая 2016
Международный научный круглый стол «Волжская Булгария: история и цивилизация» и «Сабантуй-2016» в Софии проводились по инициативе татарской диаспоры в Болгарии и Общественной организации «Волжски Булгари» (г. София) и при поддержке международных и болгарских организаций, в частности ЮНЕСКО, Народного Собрания (Парламента) Болгарии, Национальной комиссии ЮНЕСКО в Болгарии, Посольства Российской Федерации в Болгарии и Российского культурно-информационного представительства Россотрудничества в Болгарии, а также при участии Министерства культуры Татарстана, Болгарского радио и телевидения.
В работе круглого стола 20 мая 2016 года Республику Татарстан представлял заведующий Отделом истории татаро-булгарской цивилизации Института истории им. Ш.Марджани АН РТ, председатель Совета Общества краеведов РТ при Исполкоме Всемирного конгресса татар, заслуженный деятель науки РТ А.А.Бурханов. Для участия в Сабантуе 2016 года в Болгарию прибыла делегация Татарстана во главе заместителя председателя Государственного Совета РТ Р.А.Ратниковой, представителей Минкультуры РТ и коллективов татарских артистов и мастеров национальных искусств, а также артисты и кураисты из Башкортостана.
Круглый стол по данной тематике и формате прошел первый раз, но несмотря на это привлек внимание болгарской и зарубежной общественности и ученых.
В работе круглого стола Татарстан по поручению руководства Института истории им. Ш.Марджани АН РТ представлял заведующий Отделом истории татаро-булгарской цивилизации ИИ АН РТ, заслуженный деятель науки РТ А.А.Бурханов, который на пленарном заседании, проходившем в зале Российского культурного центра, от имени руководства Института истории АН РТ, Исполкома Всемирного конгресса и Министерства культуры приветствовал участников и организаторов научного форума, зачитал приветствие министра культуры РТ А.М.Сибагатуллина, вручил активистам татарской диаспоры и организаторам почетные грамоты, благодарственные письма и подарки директора ИИ АН РТ Р.С.Хакимова и председателя Исполкома ВКТ д.и.н. Р.З.Закирова. В частности, былипереданы 2 и 3 тома 7-томной «Истории татар», книги и диски об истории и культуре Татарстана и татарского народа.
Согласно программы Круглого стола Альберт Бурханов выступил с докладом на тему «По пути Ахмеда ибн-Фадлана через 1000 лет (некоторые итоги экспедиций по реконструкции средневековых торгово-караванных путей из Волжской Болгарии в страны мусульманского Востока)».
Доклад сопровождался богатой фотопрезентацией, где были показаны археологические, архитектурные и этнографические материалы из Ирана, Средней Азии, Казахстана и Волго-Уральского региона. По завершению доклада был представлен фильм «Экспедиция «Сафир-89» по пути ибн-Фадлана через 1000 лет», снятый в ходе экспедиции в 1989 году.
В работе круглого стола, в двух заседаниях, приняли участие болгарские и зарубежные исследователи болгарской цивилизации, истории и археологии болгарских земель, общественные деятели, работники музеев, писатели, деятели искусства, издатели и сотрудники СМИ.
Среди 18 докладов особый интерес представили доклады Сергея Иванова (г.София), Тагира ал-Булгари (г.Будапешт), Шауката Богданова (г.Ульяновск), Димитра Димитрова (г.София), Татьяны Яруллиной (г.София), Ангела Христова (г.Шумен), Анны Зографовой (г.София), Ивана Даракчиева (г.София Бургас) и др.
В рамках проведения конференции, в фойе конференц-зала Российского культурного центра в Болгарии, была развернута выставка и организована продажа книг, фотографий, картин, изделий декоративного прикладного искусства, национальных блюд и др. из Татарстана, Башкортостана и Болгарии. Были показаны фильмы по истории Волжской Болгарии, Татарстана города Казани и татарского народа.
В рамках проведения Круглого стола зарубежные ученые в здании Народного Собрания (парламента) Болгарии были приняты с руководством и депутатами, где были обсуждены, в частности вопросы болгаро-татарстанского сотрудничества в области науки, образования и религии в рамках межгосударственных отношений Республики Болгария и РФ. По итогам встречи с депутатами состоялись короткие выступления болгарских депутатов и зарубежных гостей перед журналистами болгарских СМИ.
По итогам Круглого стола зарубежные гости в Доме прессы Болгарии провели часовую пресс-конференцию, в котором участвовали около 10 журналистов газет Болгарии. Журналистов особо интересовали вопросы, связанные с историко-культурными корнями болгар и татар, модели социально-экономического и культурного развития Татарстана, роли татар в истории России, возможности контактов Болгарии с Татарстаном и другимирегионами России в области экономики, сельского хозяйства, строительства, культуры, образования, науки и регулирования межрелигиозных отношений.
По итогам Круглого стола участники были награждены благотворительными письмами Оргкомитета. А.А.Бурханову была вручена серебряная памятная медаль парламента РБ «130 лет учреждения Народного Собрания Болгарии (1879-2009)».
Традиция проведения Сабантуя в Болгарии была заложена в 2015 году. Для участия в «Сабантуе-2016» в г. Софию прибыла значительная делегация под руководством заместителя председателя Государственного Совета РТ Риммы Атласовны Ратниковой. На празднике участвовал посол РФ в Болгарии Ю.Н.Исаков, представители Москвы, военного и культурного атташе РФ Болгарии, Россотрудничества в Болгарии и др.
В начале праздника было показано видеообращение-приветствие Генерального секретаря ЮНЕСКО Ирины Боковой, которая поздравляла гостей и участников праздника, поблагодарила болгарскую и татарстанскую стороны за организацию прекрасного праздника «Сабантуя» в Болгарии.
Участники праздника ознакомились с выставленными и продаваемыми товарами из Татарстана, Башкортостана и регионов Болгарии. Гостей и участников порадовали артисты и коллектив из Татарстана, Башкортостана и Болгарии.
Особый интерес вызвали бурные выступления певицы Айгуль Хайри, баяниста Айдара Валиева, творческой группы «Казан егетләре» и танцевальной национальной группы ансамбля «Казань», а также кураисты из Башкортостана. В подготовке и проведении мероприятий и «Сабантуя-2016» в Болгарии особый вклад внесли наши земляки, живущие в Болгарии Альфия Димитрова, Татьяна Яруллина и их коллеги из Общественной организации «Волжски Булгари» и наши земляки – татарстанцы – повар национальной татарской кухни Ризида Хусаинова, член Общественного Совета при Минкультуре РТ, фотожурналист Раиса Сафиуллина, ведущий консультант Минкультуры Гульназ Султанова, дизайнер, мастер производственного обучения Казанского техникума народных ңудоңественных промыслов Рамиля Гайнутдинова, заместитель начальника отдела Центра развития народных промыслов и ремесел РТ Юля Шаймарданова, член Федерации көрәш РТ Ремис Ильгамов.
В Сабантуе участвовали и вместе с нами радовались родственники около 300-т семей из Болгарии, имеющие татарские корни и наши соотечественники, живущие в этой гостеприимной стране.
Круглый стол по истории Волжской Болгарии и «Сабантуй-2016» в г.Софии стали важным вкладом в деле укрепления дружбы и сотрудничества между татарскими и болгарскими народами, между Российской Федерацией, Республикой Татарстан и Болгарией.
А.А.Бурханов, Заведующий Отделом истории татаро-булгарской
цивилизации Института истории им. Ш.Мардажни АН РТ,
заслуженный деятель науки РТ
Тракийски Свят